Безнең мәктәп педагогик коллективы, үзенең эшчәнлеген планлы рәвештә кабул ителгән “Укучыларның информацион культурасын формалаштырып, укытуның сыйфатын яхшырту”   дигән проблема өстендә эшли. Укучыларның  информацион культурасын формалаштыруда  класстан чараларның  да әһәмияте зур.


Укучылар белән төрле темаларга видеороликлар, укучылар җырлаган җырларга клиплар ясыйбыз. Шул эшләр белән төрле конкурсларда катнашып җиңүләр дә яулыйбыз.

 

Бик күп уңышлы видеороликлар ясаган укучым - Кыямова Алия. Түбәндә күрсәтелгән сылтама буенча кереп сез аның "Без яшь, без сәләтле" Республикакүләм фәнни-тикшерү конференциясендә 2 нче урын яулаган эше белән таныша аласыз. Мәктәбебез укучысы Марданова Илина җырлаган җырга төшерелгән клип "Хәерле иртә".


 

 

2014 нче елда укучым Нуруллина Рушания "Бала хокуклар даирәсендә" Республикакүләм видеороликлар конкурсында  "Минем хокукларым" видеоролигы белән җиңеп, кыйммәтле бүләккә ия булды.

 

 

Видеоролик белән таныша аласыз.

 

 


Ком анимациясе

Ком анимациясе ярдәмендә "Әниемә" дигән җырга клипны ясауда 7 класс укучысы Нуруллин Рафил күп көч куйды. 

 

Клип белән танышыгыз.


Мультфильм

Уңышлы проектларыбызның берсе - укучылар коллективы көче белән пластилиннан ясалган курчаклар ярдәмендә Абдулла Алишның әкиятенә нигезләнеп татар телендә ясалган     "Куян кызы"  мультфильмы.


Рим Мостафин истәлегенә багышланган кинофестиваль

2015 елның 8 апрелендә  узган , Рим Мостафин истәлегенә багышланган,  I район  кинофестивалендә, мәктәптән 4 кыска метражлы фильм белән катнаштык. Барылык эшләр дә дипломнар белән бүләкләнде. Менә алар: Шәрифҗанова Чулпан – «Татарстан – туган йортыбыз» фильмы, Кыямова Алия – «Имтихан» фильмы , Гыйлмуллин Рушан – «Математиклар» фильмы  (Җитәкчеләре: Гыйлмуллина  Ч.З.), 5 класс укучылары – «Безнең  шаян класс»(җитәкче: Нургалиев Ә.Ә.).   Актив катнашканы өчен мәктәпкә «Р.Мостафинның эш алымнарына тугры» дигән диплом һәм статуя тапшырылды.

"Имтихан" фильмы. Кыямова Алия.

Артистлар: 10 класс укучылары.

"Математиклар" фильмы. Гыйлмуллин Рушан.

Артистлар: 7 класс укучылары

"Безнең класс" фильмы

Төшерде һәм катнаша: 5 класс укучылары