Иҗади проектлар

 

Интернетта татар телендә сайтлар ясау белән укучыларым кызыксынып шөгыльләнә. Шул сайтлар белән төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр дә яулый алар. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәм.


Web-сайт “Сәфәрем”

Әлеге сайтны хәзерге вакытта 11 класста укучы Кыямова Алия берничә ел элек төзегән иде. Ул сайттан Сәфәр авылының тарихы, күренекле кешеләре һәм башка яңалыклар белән танышырга була.

 

Алия бу проекты белән "Яшь программиист" конкурсының район этабында җиңеп республика этабында катнашты.

 

Сайтның адресы: http://safarovo.jimdo.com/ 


Web-сайт “Тузганак”

Әлеге сайтта 7 класс укучысы Шәрифҗанова Айзирә сезне гаҗәеп бер дөньяга чакыра. Бу сайтта сез кызыклы сәхифәләр, матур язмалар, мәктәбебез  укучылары иҗат иткән картиналар, хикәяләр, шигырьләр, өр-яңа башваткычлар белән танышырсыз, төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнаша алырсыз, үзегезне кызыксындырган сорауларга җаваплар табарсыз.

Сайтның адресы: http://youngtalents.jimdo.com 

 


Web-сайт “Җиңү эзләре буйлап”

Сайтны 9 класс укучысы Гыйлмуллин Илназ Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзеде. Сайт  сугыш кырларында ятып калучылар,  ветераннар, аларның истәлекләре турында. Сайтта 2 төрле эзләнү эшчәнлеге чагылыш тапкан. Беренчесе - бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән,  карт бабасы белән бәйле эзләнү эше. Икенчесе - сугыштан исән әйләнеп  кайткан авыл ветеранының тормыш юлы турында.   Шулай ук сайтта Бөек Җиңүгә багышланган укучылар иҗаты да урын алган.

Сайтның адресы:http://belpobeda.jimdo.com/


Конкурсларда җиңү тантанасында. Яр Чаллы - Казан.