Төрле төстәге йоннардан киез ясау ысулы белән эшләнмәләр ясау

 

Укалап  чигү, күн мозаика, элмә һәм кыстырып тукучылык, агачтан ую һәм киез басу гасырлар дәвамында татар милләтенең төп һөнәрләре булып торган. Бүгенге  көндә Татарстанда халык сәнгать кәсепләренең традицияләре яңарыш кичерә. Халык осталары электән килгән формаларны һәм милли нәкыш, традицион алымнарны кулланып, хәзерге көнкүреш һәм иҗат зәвыгына туры килгән сәнгать әсәрләре тудыра.

 

Минем дә шул кәсепләрнең берсе – киез басып төрле эшләнмәләр ясып карыйсым килде. Интернет мәгълүматларыннан бу ысул белән таныштым һәм эшләргә өйрәндем. Укучыларны да бу ысул белән таныштырдым, алар белән шарф, башлык, сумка, төрле чәчәкләр, картиналар ясадык.

Биредә әлеге комплектны ясау процессы белән таныша аласыз: Мастер-класс.

Бакчамда розалар һәм лилия чәчәкләре үстерергә яратам.