Үзем турында

 Мин, Гыйлмуллина Чулпан Зөлфәт кызы, 1971 нче елның 4 июлендә Актаныш районының Тәкмәк дигән кечкенә генә авылында дөньяга килгәнмен. Башта үзебезнең авылдагы башлангыч мәктәпне, соңыннан күрше Югары Яхшый сигезьеллык мәктәбен һәм Сәфәр урта мәктәбен тәмамладым. КДПИ ның математика факультетын тәмамлагач, районыбызның Чалманарат урта мәктәбенә математика укытучысы булып кайттым 1 елдан соң эшемне Сәфәр урта мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы буларак дәвам иттем. Һәм менә 22 нче ел инде шул мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирәм. 

Мин үземне яраткан һөнәремнән башка күз алдыма да китерә алмыйм, мәктәп тормышын яратам. Үз фәнем белән укучыларны кызыксындырырга һәм заманнан артта калмаска тырышам.


Мәктәп коллективы